Александр Шадриков эш визиты белән Әлмәттә булды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Әлмәттә булды. Эш визиты кысаларында ул Әлмәт муниципаль районының су объектларын савыктыруга, территорияләрен яшелләндерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Очрашу барышында яңгыр канализацияләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең юынты суларны чистартуга ярдәм итү программасы, шәһәр күленең көньяк өлешендә, экологик конкурслар, районның экологик паспорты мәсьәләләре кузгатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International