Бүген Җәләтов Марс Шәйхразый улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге истәлекле дата белән котларга «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Әлмәтнефть» башлыгы Ренат Нугайбеков, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе рәисе Кадрия Гыйматдинова, нефтьчеләр, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Марс Шәйхразый улы, олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә дә актив булып кала. Ул тормышка оптимизм белән карый. Аның актив тормыш позициясе яшь нефтьчеләр буыны өчен лаеклы үрнәк булып тора. Марс Шәйхразый улы Җәләтовның исеме "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе тарихына алтын хәрефләр белән язылган.