"Татнефть" ГАҖ әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләүне үткәрүгә техник биремне бастырды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

«Экологик экспертиза турында» 23.11.1995 №174-ФЗ Федераль Закон һәм Россия Федерациясенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитетының 16.05.2000 № 372 боерыгы белән расланган,  «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү турындагы Нигезләмә нигезендә җәмәгатьчелеккә «Малеин ангидриды җитештерүне урнаштыру һәм гомумзавод хуҗалыгының шуңа бәйле объектлары" Дәүләти экологик экспертиза объекты буенча ниятләнгән хуҗалык эшчәнлеге турында хәбәр итә.
Ниятләнгән эшчәнлекнең максаты: елына 50000 тонна малеин ангидриды җитештерү җайланмасын төзү һәм эксплуатацияләү.

«Малеин ангидридын җитештерүне урнаштыру һәм гомумзавод хуҗалыгының шуңа бәйле объектлары» проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы, әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү материалларын да кертеп, билгеләнгән тәртиптә үткәреләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International