Әлмәтлеләрне "Минем кече Ватаным" конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Туган авылыгыз турында күптән сөйләргә, яраткан авылыгызның гореф-гадәтләре һәм матурлыгы белән уртаклашырга теләгәнсез икән, хәзер иң вакыт. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс 7 номинациядә үткәрелә:

Авыл блоггеры;

Халык иҗаты һәм сәнгать мәдәнияте традицияләрен саклау һәм үстерү;

Безнең көн шагыйрьләре;

Авылым тарихы (авыл, хутор, кышлак, улус);

Крестьян шәҗәрәләре;

Россия халыклары традицияләре;

Минем хыялымдагы авыл - киләчәк авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International