7 сентябрьдә Әлмәттә "Әлмәт ярыммарафоны – 2019" узачак. Массакүләм җиңел атлетика ярышларында шулай ук Россиянең алдынгы спортчылары катнашачак. Ярыммарафонда барлыгы 400 кеше катнашачак.
«Әлмәт ярыммарафоны – 2019» массакүләм җиңел атлетика ярышының маршруты Төзүчеләр проспекты буенча, Шевченко урамы буйлап Зарипов боҗрасына кадәр һәм кире Фәхретдин боҗрасына кадәр, Ленин урамы буенча Фәхретдин урамына кадәр, аннан соң Чехов урамы буйлап узачак.