Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ Әлмәттән һәм Әлмәт районыннан читтә эшкә урнашырга теләүче гражданнарга финанс компенсациясе алырга тәкъдим итә. Яңа эш урыны буенча 3 ай дәвамында йөрү һәм яшәү чыгымнары компенсацияләнергә тиеш.
Хәзерге вакытта Мәшгульлек үзәгендә Самара, Кострома, Түбән Новгород, Сахалин өлкәләренә, Санкт-Петербург шәһәренә, Марий Эл Республикасына, Башкортостан Республикасына, Кырым Республикасына эшкә урнашу турында мәгълүмат бар.
Игътибар итик, Хабаровск краенда "Хезмәт ресурслары мобильлеген арттыру" төбәк программасы гамәлгә ашырыла. Программа, инвестиция проектлары һәм эш бирүчеләрнең вакансияләре турында мәгълүмат Хабаровск крае Хөкүмәтенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү комитеты порталында урнаштырылган.
Тагын да тулырак мәгълүматны Әлмәт шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә (Герцен ур., 86А ур. № 121, 109) адресы буенча алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон 8(8553)32-32-94