Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, сату-алу килешүләрен рәсмиләштергәндә, сез бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтәдәге хаталар белән очраштыгыз, ничек төзәтергә?
16 августта Әлмәтнең яшь тикшеренүчеләре өчен «Табышмак» мультипликацион лабораториясе үз ишекләрен ачачак. Бу чара белән шәһәрдә «Алтын алмалар турындагы әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында уза торган «Минем шәһәрем, минем урам» вакыйгалар сериясе бушлай дәвам итәчәк.
Әлмәт ГИБДД хезмәткәрләре Денис Овчинников һәм Илнар Галимов 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы» республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Күчмә вымпел һәм акчалата премиягә сертификатларны юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторлары полиция лейтенанты Денис Овчинниковка һәм полиция лейтенанты Илнар Галимовка Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе ветераннар советы рәисе отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров тапшырды.
Июль ахырында Анапада хатын-кызлар командалары арасында Россия профсоюзлары кубогына классик волейбол буенча традицион ярышлар узды.
Татарстан Республикасында ата-аналарның алимент буенча гомуми бурыч күләме 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Игорь Безуевский атады.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 90% ка төгәлләнгән. Ремонт эшләрен август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итте. 2019 елда 63 күп фатирлы йортта капиталь ремонт барлыгы 438,2 млн. сумга үткәрелә.
Район активы белән киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов үткәрде. Ул яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 августтан район балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе итеп Фәсхетдинов Илнур Равил улы билгеләнде. Марат Гирфанов җитәкчегә яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Бүген киңәшмәдә гомуми йорт милкен карап тотуга нормативтан тыш ОДНны минимальләштерү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.Торак-коммуналь өлкә темасы буенча фикер алышуда шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» ГАҖ, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
"Татнефть" ГАҖ пенсия яшендәге 5 хезмәткәр «Оешманың икътисадый иминлеген тәэмин итү комплекслы системасы» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укуларга кереште.
Республикада быел бөртеклеләрдән генә түгел, шикәр чөгендереннән, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш алдылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.