Әлмәт ГИБДД хезмәткәрләре Денис Овчинников һәм Илнар Галимов 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы» республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Күчмә вымпел һәм акчалата премиягә сертификатларны юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторлары полиция лейтенанты Денис Овчинниковка һәм полиция лейтенанты Илнар Галимовка Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе ветераннар советы рәисе отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров тапшырды.