18 һәм 22 ноябрьдә «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында һәм «Алнас» ФК спорт залында ветераннар (пенсионерлар) арасында «Өченче буын университеты» 9-нчы спартакиадасы кысаларында пневматик винтовкадан ату буенча беренчелек һәм Дартс буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында барлык районнар белән киңәшмә үткәрде.
27 ноябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.
7 декабрьдә Әлмәттә «Мирас» спорт комплексы бассейнында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм ярышлар узачак.
27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Әлмәттә ярминкә үтә.
Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый Советына Миңлебай газ эшкәртү заводының элеккеге директоры Хәниф Камаловның истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр.
Әлмәт физик культура көллияте укытучысы Латипова Миннур Рәсим кызы 8-10 ноябрьдә Испаниянең Кастельон шәһәрендә (Валенсия провинциясе) узган «тарих уеннары» II Халыкара Конгрессы эшендә өстәмә докладчы буларак катнашты.
21 ноябрьдә Казанда кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясе узды.
Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын - кызларны ачыклау һәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Бүген Әлмәт шәһәренең төп ат-спорт аренасы 25 тән артык спортчы һәм аларның дүрт аяклы партнерлары Әлмәт муниципаль районының ат спорты буенча беренчелегендә иң яхшы исеме өчен көрәшергә җыелды.