21 ноябрьдә Казанда кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясе узды.
Корпорациянең генераль директоры Александр Браверман, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар.