Әлмәт физик культура көллияте укытучысы Кастельон шәһәрендә тарих уеннары II Халыкара Конгрессы эшендә катнашты

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әлмәт физик культура көллияте укытучысы Латипова Миннур Рәсим кызы 8-10 ноябрьдә Испаниянең Кастельон шәһәрендә (Валенсия провинциясе) узган «тарих уеннары» II Халыкара Конгрессы эшендә өстәмә докладчы буларак катнашты.Конгресс ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә, аның әгъзасы-педагогика фәннәре докторы, профессор Кузнецова Зинаида Михайловна (Яр Чаллы шәһәре).
Россияне Татарстаннан әлеге ике укытучы тәкъдим итте, калган катнашучылар Европа, Азия һәм Африканың 6 иленнән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International