7 декабрьдә Әлмәттә «Мирас» спорт комплексы бассейнында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм ярышлар узачак.
Бу вакыйга гадәти генә түгел, аңа «Россия рекордлары китабы»нда иң массакүләм йөзүне теркәү өчен махсус судьялар чакырылачак.
Бүген бу уңайдан спорт комплексында матбугат конференциясе узды.