Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын - кызларны ачыклау һәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республикабыз үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга аерым игътибар биреләчәк. Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы «Татарстан Республикасының Ел хатын-кызы», «Татарстан Республикасының Ел ир-аты»мактаулы исемнәренә лаек булды. Тантаналы шартларда җиңүчеләр махсус дипломнар белән бүләкләнә.