18 һәм 22 ноябрьдә «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында һәм «Алнас» ФК спорт залында ветераннар (пенсионерлар) арасында «Өченче буын университеты» 9-нчы спартакиадасы кысаларында пневматик винтовкадан ату буенча беренчелек һәм Дартс буенча ярышлар узды.
Спорт чараларының максаты: пенсионерларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, пенсионерлар арасында физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтендә массалылыкны үстерү.