ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанның көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе яшь спортчылары яңа елны уңышлы башладылар.
5 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Ярминкәдә исәптә торучы эшсезләр һәм теләгән барлык кешеләр катнашырга мөмкин.
Әлмәттә яшәүче Б. өч ел дәвамында хәрби хезмәткә алынудан качып йөргән. Аның хәрби хезмәткә бармый калу яки кичектерү өчен законлы нигезләре юк.
25 февральдә 15-нче урта мәктәптә регби буенча мәктәпләр ярышының беренче этабы үтте.
Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары Казакъстан-Британия университетында (Казакъстан Республикасы, Алматы шәһәре) “Нефть-газ индустриясенең инновацион үсеше проблемалары” дигән фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар.
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар арткан
Әлегә ул эпидемия чиге күрсәткеченнән түбән

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре бара. Бүген гражданлык оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Наил Гәрәев гражданлык оборонасы хезмәтләре белән эш үткәрде. Ул хәрби басып керү игълан ителгән очракта тиешле хезмәтләрнең ничек эш итүен тикшерде.
ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова Әлмәткә эш визиты белән килде.
2014 елда Әлмәт муниципаль районы 22 федераль һәм республика программасында катнашачак. Бу хакта кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә депутатларының традицион очрашуы барышында сөйләгән докладында белдерде.
“Непутевые заметки” телепрограммасының авторы һәм алып баручысы Дмитрий Крылов Әлмәткә киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International