Татьяна Водопьянова: “Эшләүче кеше ярлы булырга тиеш түгел”

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова Әлмәткә эш визиты белән килде. Ул Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм муниципаль үзидараә депутатларының традицион очрашуында катнашты. Җыелышта ясаган чыгышында, шулай ук хакимият башлыгының матбугат хезмәтенә интервью биргәндә ул Әлмәттә дә, бөтен Татарстанда да социаль-икътисади үсеш динамикасының уңай булуын билгеләп үтте.

Социаль тотрыклылыкны тәэмин итү өчен беренче дәрәҗәдә мөһим бурычлар итеп Татьяна Водопьянова лаеклы эш хакы, мәшгульлек һәм тиешле эш шартларын атады. Нәкъ менә шушы мәсьәләләр, диде ул, бүген ТР Дәүләт Советында карала.

Депутатның әйтүенчә, 2013 елда реаль эш хакының үсеш темплары сизелерлек кимегән. “Реаль эш хакы ул икътисадыбызны чагылдыра, - диде Татьяна Водопьянова. – Ул сатып алу мөмкинлегенә йогынты ясый. Эшләүче кешенең төп яшәү чыганагы булган эш хакы лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш. Эшләүче кеше ярлы булмаска тиеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International