Татарстанда ОРВИ белән авыручылар арткан

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Татарстанда 17 нче февральдән алып 23енә кадәр кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыруның 20 мең 735 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Әлегә халык арасында авыруның дәрәҗәсе эпидемия чиге күрсәткеченнән 37,5 процентка түбән: 0-2 яшьлек балаларда - 32,6 процентка, 3-6 яшьлекләрдә - 20,2 процентка, 7-14 – 37,7 процентка, 15 яшь һәм аннан өлкәннәрдә – 48,9 процентка.

Үткән атна белән чагыштырганда, авыру дәрәҗәсе 13,1 процентка үскән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International