Әлмәттә команда-штаб өйрәнүләренең икенче көне үтте

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре бара. Бүген гражданлык оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Наил Гәрәев гражданлык оборонасы хезмәтләре белән эш үткәрде. Ул хәрби басып керү игълан ителгән очракта тиешле хезмәтләрнең ничек эш итүен тикшерде.

Команда-штаб өйрәнүләре гражданлык оборонасы чараларын оештыру һәм үткәрү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү мәсьәләләрен җайга салу максатында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International