Әлмәттә эшсез хатын-кызлар эшкә урнаштырылачак

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
5 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Ярминкәдә исәптә торучы эшсезләр һәм теләгән барлык кешеләр катнашырга мөмкин.

Чарага Әлмәт шәһәренең 10 предприятиесе һәм оешмасыннан кадрлар бүлеге вәкилләре чакырылды.

Вакансияләр күргәзмәсенә килүчеләргә экономист, бухгалтер, аппаратчы, әзер продукция реставраторы, савыт-саба юучы, диспетчер, повар, пекарь, кондитер, склад мөдире, ярдәмче эшче, кондуктор, санитар, җыештыручы һ.б. эшләр тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International