Әлмәттә хәрби хезмәттән качып йөрүче хөкем ителә

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Әлмәттә яшәүче Б. өч ел дәвамында хәрби хезмәткә алынудан качып йөргән. Аның хәрби хезмәткә бармый калу яки кичектерү өчен законлы нигезләре юк. 

Яшь кешегә РФ Җинаять кодексы 328 маддәсенең 1-нче өлеше (хәрби хезмәттән азат ителер өчен законлы нигезләре булмаган хәлдә хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрү) белән гаепләү белдерелде. Эш судка җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International