“Йөрәгеңне ач”

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Кешегә гомер бер генә бирелә, шуңа күрә һәр яшәгән көнеңне, аеңны, елыңны үкенмәслек итеп үткәрергә кирәк. Тирә-яктагылар сиңа яхшы мөгәләмәдә булсыннар дисәң, беренче чиратта, үзең аларга карата яхшылык күрсәтергә тиешсең. Чөнки игелеклелек могҗизалар тудыра. Шәфкатьлелек, игелеклелек көчсезләрне көчле, көчлеләрне мәрхәмәтле, ә дөньяны чистарак һәм яктырак итә. Шуңа күрә кешенең иң күркәм сыйфатларының берсе- игелекле йөрәк һәм игелекле гамәлләр. Кеше-дөньядагы иң камил һәм иң акыллы зат. Рәхмәтле, намуслы булганда, яхшы эшләр кылганда, Җир йөзен кечкенә генә эшләре белән бизәгәндә ул шундый матур була.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, МАББУ “5нче гимназия”се “Йөрәгеңне ач” мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде. Укучылар, гимназия укытучылары, ата-аналар һәм “ТатнефтьХимСервис” ААҖ ярдәме белән 19нчы апрельдә Җәлил поселогында урнашкан Картлар йортына сәфәр оештырылды. Сәфәргә бер атна кала, гимназиядә һәр елны үткәрелеп килгән Хәйрия ярминкәсе уздырылды. Җыелган акчаларга интернатта яшәүче һәр кешегә (алар анда 132!) кирәк-ярак әйберләре, җиләк-җимешләр, тәмле ризыклар сатып алынды. Шулай ук “Киемнәргә икенче яшәеш” акциясе дә оештырылды.

Безне, зур түземсезлек белән көтеп, бусагадан ук җылы каршы алдылар. Бүләкләр өләшкән вакытта, күпләре күз яшьләрен яшермәде. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да елады. Бу күз яшьләре безнең беребезне дә битараф калдырмады.

Әйе, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хәзерге вакытта көндәлек тормышта да ешрак кирәк. Илебездә игътибарга һәм мәрхәмәтлелеккә мохтаҗ кешеләр күп. Бу карт, авыру, гаилә җылысыннан мәхрүм ителгән, ләкин дәүләт тарафыннан онытылмаган кешеләргә, гади аралашу, игътибар җитми.

МАББУ “5нче гимназия”се
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International