Кичүчат урта мәктәбендә “Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы” дип аталган чара узды

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
«Музейлар язы Татарстан - 2014» акциясендә катнашу ниятеннән, Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре Кичүчат урта мәктәбендә “Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы” дип аталган чара оештырды. Укучылар Рәсәйнең танылган өч музеена виртуаль сәяхәт кылдылар: Эрмитаж (Санкт-Петербург), Рәсәй Дәүләт тарих музее (Мәскәү), Татарстан республикасының Милли музее (Казан). Чара дәвамында музей фондларында сакланучы экспонатларның төрлелеге гаҗәпкә калдырды. Татар милли костюмын бизи торган үзенчәлекле бизәнү әйберләре кызлар өчен бик кызыклы булса, ир балаларны Мәскәүдәге Тарих музееның борынгы кораллар бүлеге таң калдырды. Алар чарада актив катнашып сорауларга җавап та бирделәр. Үсеп килүче буында тарихи үткәнебезгә, бигрәк тә әби-бабаларыбыздан калган мәдәни мирасыбызга игътибар артырруга юнәлдерелгән чара бик кызыклы узды.

Д.Г.Гимранова
Р.Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International