Әлмәт кызы “Татарстанның көмеш кәләше – 2013” булып танылды

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
“Бриллиант кәләш-2013” Бөтенроссия фестиваленең республика турында Әлмәт, Чаллы, Алабугадан 13 кыз катнашты.

Кызлар бу көнне сәхнәдән тормыш иптәшләренә мәхәббәтләрен аңлатты һәм фестивальнең сигезенче тапкыр узуын искә алып, (ә сигез елдан соң, калай туй бәйрәм ителә) калай туй стилендә күлмәк тәкъдим итте. Әлмәттән Гүзәл Миназованың купшы күлмәге аеруча жюри күңеленә хуш килде. Аның чәчәк бәйләме дә “калай”га охшатып ясалган һәм күлмәге дә шундый ук чәчәкләр белән бизәлгән иде.

Нәтиҗәдә, “Татарстанның бриллиант кәләше-2013” исемен Чаллыдан Гөлинә Шакирова яулады. Гүзәл Миназова “Көмеш кәләш” булып танылды һәм тамашачылар сөюе бүләгенә дә лаек булды.

http://www.almet-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International