Риза Фәхретдин исемендәге беренче гимназиядә “Сөембикә -2014” бәйгесе узды

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
18 нче апрель көнне Риза Фәхретдин исемендәге беренче гимназиядә “Сөембикә -2014” бәйгесе узды. Бу чара гимназиядә 19 нчы ел үткәрелә. Өлкән сыйныф кызлары өчен Сөембикә исемен яулау бик зур дәрәҗә булып тора. Бәйгедә унынчы сыйныфлардан 10 кыз катнашты. Алар алты төр ярышта көч сынаштылар. Кызлар Сөембикә образына керделәр, үзләре белән таныштырдылар, гаилә ядкарьләрен күрсәттеләр, концерт номеры белән чыгыш ясадылар, әдәби әсәр геройларына нигезләнеп сөйгәннәренә хат яздылар, милли ризыклар белән килгән тамашачыларны сокландырдылар. “Сөембикә- 2014” исеменә 10 б сыйныфы укучысы Латыйпова Регина Марат кызы лаек булды. “Асылбикә”, “Сылубикә”, “Назлыбикә”, “Зирәкбикә”, “Тапкырбикә”, “Уңганбикә”, “Көләчбикә”, “Нурлыбикә”, “Шаянбикә” исемнәрен дә сылу кызларыбыз зур тырышлык белән яулап алдылар.

Традиция буенча гимназия директоры Вәлиуллина Фирүзә Җәвит кызы бәйгедә катнашучы кызларга бүләк тапшырды. Хөрмәтле кунагыбыз Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Хөснетдинов Динар Вәзим улының котлау сүзе, шигъри тәлгәшләре тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Әлмәт “ЛУЧ” телерадиокомпаниясенең килүе, “Ак калфак” җәмгыяте вәкиле Хәсәнова Фәрдия Рифгать кызының конкурсантларыбызны бүләкләве нур өстенә нур булды.

2014 ел – Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип игълан ителде. “Сөембикә” конкурсы Мәдәният елының иң дәрәҗәле чарасы булып истә калыр.

Мәгариф идарәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International