“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Каюм Насыйри урамындагы асфальтны яңарту мәсьәләсен карасагыз иде. Безнең урамда чынлыкта асфальт юк та инде. Без, шул урамда яшәүчеләр, шәһәр хакимиятенә бу хакта берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин 2010 елда безнең күмәк гаризабызга юлны ремонтлау 2011 ел планына кертеләчәк дип җавап бирделәр. Әмма, юл 1984 елда төзелеп, шуннан соң бер дә ремонт үткәрелмәсә дә, асфальт яңартылмады. 2012 һәм 2013 елларда да башкарма комитетка хат яздык. Аларга җавап булмады. Ә бит безнең урамнан бәйрәм көннәрендә Мәйданга бик халык үтә, коляска белән баручы аналар да күп. Мәҗит Хаҗипович, сездән бик үтенәбез, бу проблеманы игътибарсыз калдырмагыз, уңай хәл итегез инде.

Җавап: Әлмәт муниципаль районына быел республика бюджетыннан “Татарстан Республикасы торак пунктларының юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү” программасы кысаларында бүленгән средстволар, “Главтатдортранс” идарәсе (Заказчы) күрсәтмәсендә каралганча, юлларга вакташ-ком (ЩПС) түшәмәләре җәюгә генә тотылачак, асфальтбетон юлларны төзәтү күздә тотылмый. Объектларның исемлеге Заказчы белән килештерелде.

Каюм Насыйри урамына асфальт җәюнең смета бәясе 1 425 792,60 сум тәшкил итә, муниципаль төзелмә бюджетында андый сумма каралмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International