ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген шифалы куллары белән кешеләргә дөньяга килергә ярдәм итүчеләр профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
29 апрельдә ТОСМС-1 бинасында Әлмәт районы полиция бүлеге башлыгы полиция полковнигы Дамир Гарипов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Кабул итүдә шулай ук Татарстанда кеше хокукларын саклау буенча вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе Фәрхәт Сафин катнашты.
30 апрельдә 33нче “Незабудка” балалар бакчасында шәһәр “Эколидер” конкурсы кысаларында чаралар булды.
3-4 майда Әлмәттә шахмат буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, озак еллар Әлмәт районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Гәрәев Илдус Вәли улы истәлегенә багашлап, ачык шахмат ярышы үткәрелде.
4 майда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында футбол ярышы булды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынга идарәләр командасы чыкты.

4
май, 2014 ел
якшәмбе
3 майда “Татнефть” ААҖ спорт комплексында “Татнефть” ААҖ кубогына милли көрәш буенча XXXV Бөтенроссия турниры булды. Турнирны ачу тантанасында көрәшчеләрне ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, милли көрәш буенча район федерациясе рәисе, “УК Татспецтранспорт” ҖЧҖ директоры Ирек Мөхәммәтшин сәламләде.
Соңгы елларда Татарстанда сәләтле балалар белән эшли торган лицей-интернатлар челтәре булдыру юнәлешендә актив эшлиләр.
“Татарстанны үз вакыйгаң белән бает” конкурсына гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.
Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне ничек карарга кирәклеге турында SMS-хәбәрләр алып торачак – бу сезонда галимнәр аларга чүп үләннәре һәм корткычларга каршы кайсы срокта ничек көрәшү турында рекомендацияләр һәм технологияләр рәвешендә ярдәм күрсәтергә булдылар.
Татарстан Идел буе федераль округында айлык хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International