Әйтик, Казанның IT-лицей – табигый-фәнни предметларны тирәнтен өйрәтүче махсуслашкан мәктәптә укучылар микросхемалар һәм зур булмаган роботлар җыялар, программалаштыру телләрен өйрәнәләр, 3D технологияләр белән шөгыльләнәләр. 7-9 сыйныф укучылары арасында өй җыештыручы робот җыйган, трассаларны яктыртканда электр энергиясен сак тоту программаларын эшләүчеләр бар икән. Алар уйлап тапкан технологияләрнең кайберләре инде кулланышка кертү стадиясендә.
Республикабызда сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар челтәрен алга таба да үстерергә ниятлиләр. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) каршында инженерлар әзерли торган лицей-интернат ачырга ниятлиләр. Шулай ук татар гимназия-интернаты төзү тәкъдимнәре дә бар. Моннан кала Казанда олимпиадаларга әзерләүче махсус үзәк тә булдырмакчылар.