Полиция бүлеге башлыгы һәм кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Әлмәттә гражданнарны кабул иттеләр

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
29 апрельдә ТОСМС-1 бинасында Әлмәт районы полиция бүлеге башлыгы полиция полковнигы Дамир Гарипов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Кабул итүдә шулай ук Татарстанда кеше хокукларын саклау буенча вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе Фәрхәт Сафин катнашты.

Кабул итүгә 7 кеше язылган иде. Полиция башлыгы шәһәр кешеләренең сөйләгәннәрен, зарларын тыңлады, полиция хезмәтләре эшенең сыйфатын яхшырту турында аларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен игътибарга алды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да борчыган сораулары уңаеннан тулы җавап бирелде. Кайбер мәсьәләләрне полиция бүлеге башлыгы шәхси конрольдә тотачак.

Мондый кабул итүләр бүлек башлыгы һәм аның урынбасарлары тарафыннан шәһәрнең төрле микроррайоннарында әледән әле үткәрелеп тора. Алдагы очрашу турында шәһәрдә яшәүчеләргә гаммави матбугат чаралары аша хәбәр ителәчәк. Әлмәт полиция бүлеге башлыгы тарафыннан кабул ителүгә 32-61-01 телефоны аша язылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International