Әлмәттә милли көрәш буенча XXXV Бөтенроссия турниры үтте

2014 елның 4 мае, якшәмбе
3 майда “Татнефть” ААҖ спорт комплексында “Татнефть” ААҖ кубогына милли көрәш буенча XXXV Бөтенроссия турниры булды. Турнирны ачу тантанасында көрәшчеләрне ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, милли көрәш буенча район федерациясе рәисе, “УК Татспецтранспорт” ҖЧҖ директоры Ирек Мөхәммәтшин сәламләде.

Көрәшү 70, 80, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100 килограммнан артыграк биш үлчәү категориясендә барды. Әлмәт көрәшчеләре бу турнирда да үзләренең өстенлекләрен расладылар.

Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:


70 килограммга кадәр: 1) Синякаев Рамил (Әлмәт) 2) Галиуллин Зөлфәт (Әлмәт), 3) Миннекәев Айрат (Әлмәт);

80 килограммга кадәр: 1) Гозәеров Марсель (Әлмәт) 2) Кәримов Илнар (Әлмәт) 3) Ямалов Динар (Әлмәт);

90 килограммга кадәр: 1) Билалов Айвар (Әлмәт) 2) Сәлахов Радик (Зәй) 3) Шәяхмәтов Ирек (Әлмәт);

100 килограммга кадәр: 1) Нургалиев Раил (Теләче) 2) Мингазов Фәнил (Әлмәт) 3) Галләмов Муса (Теләче);

100 килограммнан артык: 1) Галимов Ильяс (г.Альметьевск) 2) Мухамов Рөстәм (Казан) 3) Фәйзуллин Радик (Биектау).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International