Бакча балаларына экологик тәрбия

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
30 апрельдә 33нче “Незабудка” балалар бакчасында шәһәр “Эколидер” конкурсы кысаларында чаралар булды. Анда Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының Табигать йорты директоры Галина Рябова һәм ӘМР Мәгариф идарәсенең баш белгече Елена Ефремова катнашты.

33нче балалар бакчасы “Эколидер” конкурсында ел саен катнаша, Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән тыгыз бәйләнештә эшли. “Незабудка” коллективы шәһәр, республика, бөтенроссия конкурсларында актив катнаша, берничә тапкыр призер да булды. Конкурс барышында 1нче һәм 2нче кече төркемнәрдә танып-белү дәресләре үткәрелде, өлкән төркемдә татар телендә “Сертотмас үрдәк” дигән театраль күренеш куелды.

Дәресләрнең темалары әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигать ресурсларыннан сакчыл файдалануга багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International