ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан парламенты V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен 2014 елның 14 сентябренә билгеләде.
7 июньдә Латвия башкаласы Ригада Европада беренче сабан туе гөрләп үтте. Татарстан президентының кушуы белән Евросабантуйны оештыру һәм үткәрү өчен республикадан җаваплы куратор итеп Әлмәт районы билгеләнгән иде. ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә зур делегация Латвия татарларына булышлык күрсәтү өчен алдан ук юлга чыкты.
Биология, информатика һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен 19 июньнән башлап белергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттте Рособрнадзор башлыгының ярдәмчесе Сергей Шатунов.
Югары квалификацияле медицина кадрларын сәламәтлек саклау өлкәсенә тарту һәм Татарстан республикасында медицина ярдәменнән файдалана алу дәрәҗәсен күтәрү максатында 2014 елның 25 февраленнән ТР хөкүмәтенең “2014 елда дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә алынган табиб-белгечләргә, клиник-лаборатор диагностика табибларына ТР хөкүмәтенең грантлары турында” карары көченә керде.
Татарстанда этләрнең сигез токымы куркыныч тудыра дип танылды. Аларның хуҗалары этләрен ике айлык булганчы теркәтергә тиеш.
“Поёт родное село...” – 6 июньдә Ямаш авылында шундый исем белән Рус мәдәнияте көне булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 6 июньнән, аерым карар биргәнче, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
Бөтен халыкларда да дуслык гомер-гомергә иң олы социаль һәм әхлакый кыйммәт исәпләнгән

8
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Кама-Исмәгыйльдә берничә ел элек сабан туе өчен махсус мәйдан җиһазлаганнар иде
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы “Башнефть” адресына запас частьлар җибәрүне 10%ка арттыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International