“Алнас” “Башнефть” компаниясе белән озак сроклы котракт төзеде

2014 елның 8 июне, якшәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы “Башнефть” адресына запас частьлар җибәрүне 10%ка арттыра.

“Римера”ның машина төзү предприятиесе “Башнефть”нең сервис бүлекчәсе – Нефтекамск нефть җиһазлары заводы белән запас частьлар җибәрүгә өч еллык контракт төзеде.

Җиңеп чыккан тендер шартлары буенча “Алнас” май-июль айларында гына да 95 меңнән артык деталь һәм узел җибәрәчәк.

“Запас частьларның иң күп төрләрен без төп клиентларыбызның берсе булган Нефтекамск нефть җиһазлары заводына җибәрәбез, - диде “Алнас” заводының директоры Сергей Саченко. – Бу предприятие белән озак сроклы контракт безнең заводны якын перспективага тотрыклы заказлар белән тәэмин итәчәк”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International