Бүген Әлмәттә мәктәп тәмамлаучылар биология, информатика һәм тарихтан БДИ тапшыралар

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
Биология, информатика һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен 19 июньнән башлап белергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттте Рособрнадзор башлыгының ярдәмчесе Сергей Шатунов.

Россиядә БДИ мәктәпләрдә чыгарыш имтиханы да, вузларга керү имтиханы да булып тора. Быел имтиханнарның төп дулкыны 26 майдан 11 июньгәчә туры килә.

Федераль тестлау үзәге башлыгы Сергей Пономаренконың әйтүенчә, информатикадан имтихан тапшырырга 66,5 мең укучы язылган. Биологиядән 148,7 мең, тарихтан 164 мең укучы имтихан тапшыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International