Туган авыл җырлый...

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
“Поёт родное село...” – 6 июньдә Ямаш авылында шундый исем белән Рус мәдәнияте көне булды.

Чишмә буендагы аланлыкка районның рус җырларын башкаручы коллективлары җыелган иде. Русларның борынгыдан килгән йоласы шундый: Троица бәйрәме алдыннан, җәйнең матур киләсенә юрап, әйлән-бәйлән уйныйлар, такыялар үрәләр, рус җырларын җырлыйлар.

Сәламләү сүзләре белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасара Резеда Заһретдинова, Ямаш авыл җирлеге башлыгы Людмила Субботина чыгыш ясады.

Ямаш авылын үстерү өчен күп игелекләр эшләүче Виктор Городний исеменнән коллективларга аның хатыны Валентина Городняя мөрәҗәгать итте.

Бәйрәмдә «Рябинушка» (Рус Акташ), «Забава» (Ямаш), «Березка» (Новоникольское), «Русские напевы» (Аппаково), «Зоренька» (Кәләй), «Девчата» (Иваново), “Ивушка” (Түбән Мактама), «Родник» (Урсалы), «Бутинушка» (Бута), «Деревенские напевы» (Зәй Чишмә) ансамбльләре катнашты.

11 июньдә Васильево авылында мордва мәдәнияте көне “Ов точи” була, бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International