Бүген Халыкара дуслар көне

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
Бөтен халыкларда да дуслык гомер-гомергә иң олы социаль һәм әхлакый кыйммәт исәпләнгән. Әмма хәзер “чын дуслык” бик сирәк очрый, бу үткән заман галәмәте дип санау өстенлек итә башлады.

Бүген билгеләп үтелә торган Халыкара дуслар көненең мәгънәсе дә шунда: тормышта нинди генә хәлләргә тарысак та, дусларыбызга аларның ни дәрәҗәдә кадерле икәнлекләрен сиздереп торыйк, дуслык хисеннән көч-җегәр алып яшик. Рәсми булмаган бу бәйрәмне кем, кайчан уйлап чыгарганы мәгълүм булмаса да, моңа карап аның кадере кимеми.

Бәлки бу бәйрәм кемнәргәдер иске дусларын искә төшерергә, аларга хат язып салырга яисә телефоннан шылтыратырга сәбәп булыр, аннары инде бергәләп җыелып, күңелле истәлекләрне уртаклашып утырырга да була.

Ә 30 июльдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International