ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Урсалы урта мәктәбе педагогик коллективы 8нче сыйныф укучысы Адамова Аделина Фикрәт кызына матди ярдәм күрсәтүегезне үтенә. 1999 елда туган бу кыз хәзерге көндә Израильдә онкология үзәгендә тикшерелү һәм дәвалану үтә. Диагнозы – сөяк лимфомасы (ракның бер төре). Кеше кайгысына битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә өмет итәбез.
11 августта полиция бүлегенең дежур частена 30 яшьлек Чаллы кешесе машинасын югалтуы турында хәбәр итә. Машина Әлмәттәге бер предприятие территориясенә куелган була.
ӘМР советы һәм Әлмәт шәһәр советының чираттан тыш сессиясендә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча участок сайлау комиссияләре составының резервына кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү тәртибе каралды.
Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан чыкты
Казан, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу шәһәрләреннән 20 тоннадан артык конфискацияләнгән һәм законсыз әйләнештән алынган продукция чыгарылган. Россия хөкүмәте карары нигезендә конфискацияләнгән спиртлы продукция эшкәртү яки юк итү өчен “Росспиртпром” ААҖ вәкилләренә тапшырылган.
Быел татарстанлылар 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр ял итәчәк.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәт районының Кичүчат авылында зона семинар-киңәшмәсе булды. Аның темасы – “Уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу үзенчәлекләре”.
Игеннәрне урып-җыю дәвам итә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады
Шәһәр ветераннар советы шәһәр һәм район ветераннарын Көньяк-көнчыгыш ветераннарының “ Балкыш” үзешчән сәнгать фестиваленә чакыра. Ул 14 августта “Нефтьче” мәдәният сараенда була. Башлана 11 сәгатьтә, керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International