ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Республиканың 12 районы көрәшчеләре 1999-2000 елларда туган спортчылар арасында иң көчлеләрне ачыклау өчен Әлмәткә җыелдылар. “Татнефть” спорт комплексыында ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Зәй һәм башка шәһәр вәкилләре Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен ярыша. Әлмәт командасында 39 спортчы бар.
15 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Петрович Утнюхинга 90 яшь тулды. Ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Октябрь Революциясе ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бүген муниципалитетның кече залында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашында Әлмәттә 13нче халыкара специальләшкән “Нефть Газ Энерго Экология Сәнәгый иминлек 2014» күргәзмәсенә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе булды.
Әлмәт районында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Үзәк сайлау комиссиясе кичә РФ та узган сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.
ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча мәгълүматлары буенча, “Бердәм Россия” партиясе 84,3 процент тавыш җыя
Әлмәт районында урак өсте тәмамлана.
3 А территориаль җәмәгать советы эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Территориядә яшәүчеләр белән җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты.
Әлмәттә эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XIV республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International