“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Минем соравым шундый: минем улым икенче төркем өченче дәрәҗә инвалид. Аңа һәр елны путевка тиеш. Әмма безнең социаль яклау хезмәте андый авырулар бик күп дип бирми, сөйләшүләре дә тупас. Соңгы тапкыр 2012 елда путевка алган идек. Ни өчен бирелми, бирелсә, кая китә? Шуны тикшерсәгез иде. Каюмова О.Н.

Җавап: Дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган гражданнарга санаторий-курорт юлламалары “Дәүләт социаль ярдәме турында” федераль закон нигезендә бирелә. Сез юллама белән тәэмин итүгә 2012 елның 28 ноябрендә учетка куелгансыз. Федераль закон тарафыннан гражданнарның кайсы категориясенә юлламаны беренче чиратта бирү каралмаганлыктан, сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар гариза алыну датасына карап бирелә. Хәзерге көндә 2012 елның 3нче кварталына кадәр кергән гаризалар канәгатьләндерелә.

Социаль ярдәм идарәсе хезмәткәрләре клиентларга карата тупаслык күрсәтмиләр. Һәр кабинетта видеокамера бар, хезмәткәрләрнең ничек эшләвен идарә җитәкчелеге дә, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгы да контрольдә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International