Район башлыгы сугыш ветераны Петр Утнюхинны туган көне белән котлады

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
15 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Петрович Утнюхинга 90 яшь тулды. Ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Октябрь Революциясе ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны күп санлы туганнары, “Әлмәтнефть” идарәсе, Ветераннар советы вәкилләре котлады. Бүген ветеранны котларга Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул юбилярга РФ президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Петр Петрович Әлмәт районы Иске Суркино авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген мәктәптә укытучы булып башлый. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Аны армиягә алып Арзамас шәһәренә пулемет-миномет училищесына җибәрәләр. Укып бетергәч лейтенант дәрәҗәсе ала, 1943 елдан сугышта катнаша. Курск дугасын үтә, шул ук елда яралана. 5 ай госпитальдә ята.

1944 ел башында Утнюхинны запас полкка взвод командиры итеп куялар, ул анда солдатларны өйрәтә.

Петр Петрович 1947 елда демобилизацияләнә, авылына кайтып колхозга җитәкчелек итә. Аннары “Әлмәтнефть” идарәсенә нефть чыгару операторы булып күчә, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

Хәзерге көндә Петр Петрович һәм аның хатыны Сайреби Савдингиновна Иске Суркино авылында уллары һәм аның гаиләсе белән яшиләр. 4 балалары, 12 оныклары, 11 оныкчыклары бар.

Петр Утнюхин 90 яшендә дә көр күңеллеге, яхшы кәефе белән куандыра, һәр иртәсен салкын су белән коена, зарядкасын калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International