Әлмәттә 13нче халыкара специальләшкән “Нефть Газ Энерго Экология Сәнәгый иминлек 2014» күргәзмәсе үтәчәк

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Бүген муниципалитетның кече залында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашында Әлмәттә 13нче халыкара специальләшкән “Нефть Газ Энерго Экология Сәнәгый иминлек 2014» күргәзмәсенә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе булды. Әлеге күргәзмә “Алнас” футбол клубы манежында 8-10 октябрьдә үтәчәк. Аны оештыручыларның берсе – “ВРК “Новое тысячелетие” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Бойко сүзләренә караганда, күргәзмә шәһәр предприятиеләре һәм “Татнефть” компаниясенең уртак тырышлыгы белән үткәрелә. Бүгенге көнгә анда катнашырга 97 предприятие теләк белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International