Әлмәттә “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр фестивале концерты булды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Әлмәттә эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XIV республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең концерты булды. Чараның шәрәфле кунаклары арасында Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә булышлык фонды башкарма директоры Нурия Һашимова бар иде.
Наҗия Хәйдәрова үзенең сәламләү сүзендә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең республикабызны берләштерүен, Татарстан яшьләрендә, шул исәптән Әлмәт яшьләрендә дә булган иҗат потенциалын күрсәтүен билгеләп үтте. Ул фестивальне оештыручыларга, укытучыларга, бигрәк тә яшь талантларның ата-аналарына рәхмәт сүзләре әйтте.
Эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XIV республика ачык телевизион яшьләр фестивале быел 14нче тапкыр үтә. Үзләренең чыгышы белән тамашачыларны Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Зәй, Түбән Каманың талантлы яшьләре сөендерде, чыгыш ясаучыларның саны 300дән артык булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International