Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар бара

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Республиканың 12 районы көрәшчеләре 1999-2000 елларда туган спортчылар арасында иң көчлеләрне ачыклау өчен Әлмәткә җыелдылар. “Татнефть” спорт комплексыында ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Зәй һәм башка шәһәр вәкилләре Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен ярыша. Әлмәт командасында 39 спортчы бар.

Яшь көрәшчеләр алдында ТР грек-рим көрәше федерациясе вице-президенты, СССР спорт мастеры, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков чыгыш ясады. “Бүген Татарстан җыелма командасы оештыралачак, - диде ул. – Республиканың нефтьчеләр башкаласында иң яхшы көрәшчеләрне сәламләвебезгә без бик шат. Сезгә югары нәтиҗәләр, намуслы көрәш телим”.

ТР грек-рим көрәше федерациясенең башкарма директоры Рим Таһиров ярышта катнашучыларга тазалык һәм уңышлар теләде, биредә осталыгыгызны арттырып, октябрь аенда Идел буе федераль округы беренчелегендә лаеклы чыгыш ясарсыз дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International