ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда яшәүчеләр 1 октябрьгә кадәр торган урыннарындагы пенсия фонды идарәсенә даруларга ташламаларны яңарту турында гариза бирә алалар, дип хәбәр итә республика Матбугат һәм гавами коммуникацияләр агентлыгы.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәт оешмасының дәүләт муниципаль хезмәт институтында үткән утырышында Казан кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәмсия Җиһангирова катнашты. Утырышны ачып, институтның ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы рәисе Ильяс Сәлахов оешманың планнары белән таныштырды.
Бүген 18.00 сәгатьтә Әлмәттә хоккей сезонын тантаналы ачу була.
15 сентябрьдә Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучыларын Татарстан Варислары Берлегенә кабул иттеләр. Тантаналы чарада педагог – “Мираска юл” балалар оешмасын оештыручы Ф.Вилданова чыгыш ясады.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Бу көннәрдә “Татнефть” транспортчылары зур эш башкардылар. Алар Фәхретдин урамыннан Урсалыга кадәр юл буен чүп үләннәреннән һәм чүптән чистарттылар.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Әлмәттә “Иң яхшы ишегалды җыештыручы”, “Иң яхшы чәчәкле ишегалды”, “Иң яхшы чәчәкле балкон” һәм “Иң яхшы подъезд” исемнәре алу өчен конкурс дәвам итә.
Бүген Әлмәттә җылыту сезоны башланды
Өлкән яшьтәгеләр көне үткәрү кысаларында Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрә.
Римера” компанияләр төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы «Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз» скважиналарында ике насос җайланмасына тәҗрибә-промысел сынауларын уңышлы үткәрде. Җиһазлар конструкцияләренең ышанычлы булуы һәм энергияне сак тоту ягыннан белдерелгән критерийларга тулысынча җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International