Чүп үләннәреннән арындырдылар

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә “Татнефть” транспортчылары зур эш башкардылар. Алар Фәхретдин урамыннан Урсалыга кадәр юл буен чүп үләннәреннән һәм чүптән чистарттылар.

Әле ике ел элек кенә көз ахырында, җир туңгач, камыш баскан бу җирләрне кипкән үләннән чистартып таллар утыртканнар иде. Алар үсеп китте. Транспортчылар бу җирне һаман да күз уңында тоталар. Корыган агачлар урынына яңаларын утырттылар, кызу көннәрдә корымасын өчен су сибеп тордылар. Хәзер, көз җиткәч, җәй көне күтәрелгән үлән-камышны чабып чыктылар. Шулай эшләмәгәндә язгы ташу вакытында үлән массалары яңгыр канализациясен тыгылдырырга мөмкин, ә бу су басуга китерергә мөмкин, диләр транспортчылар.

Кондызлар да шактый мәшәкать ясады. Алар яшь агач кәүсәләрен кимермәсен өчен аларны урыны белән тимер челтәргә төрергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International