1 октябрьгә кадәр татарстанлылар даруларга ташламаларны яңарту турында гариза бирә алалар

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда яшәүчеләр 1 октябрьгә кадәр торган урыннарындагы пенсия фонды идарәсенә даруларга ташламаларны яңарту турында гариза бирә алалар, дип хәбәр итә республика Матбугат һәм гавами коммуникацияләр агентлыгы. Дәүләти социаль ярдәмгә хокукы булган барлык гражданнарның (федераль льготниклар) һәммәсенең ташламалы дарулар алырга мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгечләре махсус мөрәҗәгать белән чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International