Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт оешмасының башкарма комитеты утырышы

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәт оешмасының дәүләт муниципаль хезмәт институтында үткән утырышында Казан кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәмсия Җиһангирова катнашты. Утырышны ачып, институтның ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы рәисе Ильяс Сәлахов оешманың планнары белән таныштырды.

Әлмәт оешмасының бюро әгъзалары шулай ук эшләнгән эшләр турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән бүлештеләр. “Ак калфак” җәмәгать оешмасының яңа җитәкчесе Ландыш Зарипованың эше билгеләп үтелде. Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлова театрның 70нче сезоны ачылуга чакырды, ул 26 октябрьдә 18.00 сәгатьтә театр алдындагы мәйданда була.

Шәмсия Җиһангирова үзенең чыгышында ноябрь аенда Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы буласын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International