Туган көнең белән, ТВБ!

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
15 сентябрьдә Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучыларын Татарстан Варислары Берлегенә кабул иттеләр. Тантаналы чарада педагог – “Мираска юл” балалар оешмасын оештыручы Ф.Вилданова чыгыш ясады. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Укучылар гимназия гимнын башкардылар, отряд командирлары рапорт бирде. Һәр отрядка балалар сынау үтәргә тиешле маршрут карталары тапшырылды. Анда “Белем дөньясы”, “ПДД”, “Варис”, “Әбием сандыгы”, “Көйне бел!”, “ИЗО”, “Ашыгыч медицина ярдәме”, “Спорт” станцияләре бар иде.

Станцияләрне үткәч, директорның тәрбия буенча урынбасары Г.Мөхәммәтҗанова бишенче сыйныфларны бәйрәм белән котлады, аларга укуда һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләде. Элекке пионерлар, педагоглар Татарстанның булачак варисларына Татарстан Республикасы төсендәге галстуклар бәйләделәр.

Туган көнең белән, Балалар республикасы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International