“Алнас”ның энергиягә бәрәкәтле җиһазлары “Газпромнефть” скважиналарында үзләренең сыйфатын күрсәтте

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Римера” компанияләр төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы «Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз» скважиналарында ике насос җайланмасына тәҗрибә-промысел сынауларын уңышлы үткәрде. Җиһазлар конструкцияләренең ышанычлы булуы һәм энергияне сак тоту ягыннан белдерелгән критерийларга тулысынча җавап бирде.
0215 сериясендәге 5А-200М1 типлы насос, җайланмаларның берсендә сынау үтеп, басым һәм энергетика характеристикаларының күтәренке булуын күрсәтте, 62% файдалы эш коэффициенты күрсәтте. Бу күрсәткеч Россиядзәге аналоглар белән чагыштырганда 7-9%ка артык. Сынау йомгаклары нефть чыгаруда электр энергиясе чыгымнарының 17%ка кимрәк булуын күрсәтте. 212 сериядән 5А-280 тибындагы насосны сынау нәтиҗәләре дә бик яхшы: энергия экономияләү 27,2%, ФЭК 58%ка җитте, бу Россиядәге аналоглардан 5-14%ка артыграк. Хәзер бу продукция “Роснефть” һәм “Славнефть” компанияләре скважиналарында уңышлы файдаланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International