“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Төхфәтуллин урамында Кислородная тукталышында “Раздолье” дигән кибет бар. Шунда берничә ел рәттән инде сәрхүшләргә спиртлы лосьонннар һәм эчәр өчен ярамый торган төрле сыеклыклар саталар. Бу хакта берничә тапкыр полициягә дә әйтеп карадык, видеога да төшердек, шулай да файдасы һаман юк. Эчәргә яратучы кешеләрне тәмам агулап бетергәнче шуларга берәр чара күреп булмыймени?

Җавап: Госалкогольинспекция органы хезмәткәрләре әлеге кибеткә барып ике тапкыр тикшерү үткәрделәр. Федераль закон нигезендә нинди парфюмерия-косметика товарларын сатарга икәнен сәүдә итүчеләр үзләре сайларга хаклы. Әлеге кибеттә сатыла торган сыеклыклар тыелган продукция исәбенә керми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International