Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2014” йомгаклары

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
21 сентябрьдә Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2014” массакүләм узышы булды. 1600 метрлы дистанциядә беренче булып ӘМР советы һәм башкарма комитеты, предприятие һәм оешма, югары һәм махсус урта уку йортлары җитәкчеләре старт алды. Аннары спорт ветераннары һәм пенсионерлар узышка чыкты.

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чарада актив катнашты. 1200 метрлы дистанциядә шәһәрнең 54 предприятие һәм учреждениесендә эшләүчеләр узышты. Аларны студентлар, мәктәп укучылары алыштырды.

Кросста барлыгы 28645 кеше катнашты.

Әлеге чара чын спорт бәйрәме, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвеше символы булды, яхшы кәеф бирде, яшәү дәртен арттырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International